news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чернышенко Мәскәүдә «Сәяхәт ит!» форумының оештыру комитеты утырышын үткәрде

Мәскәүдә «Сәяхәт ит!» Халыкара туристик форумына әзерлек буенча оештыру комитетының икенче утырышы булды. Чара вице-премьер Дмитрий Чернышенко рәислегендә узды, дип хәбәр итә РФ Икътисади үсеш министрлыгы. Форумны ведомство ярдәмендә «Росконгресс» фонды оештыра.

Утырышта Россия Президенты киңәшчесе Антон Кобяков, Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко, икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков, тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров, профильле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Чернышенко искәрткәнчә, форум 2026 елның 10-14 июнендә Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе мәйданчыгында алтынчы мәртәбә узачак. Төп тема — «Төрле мәдәниятләр, уртак кыйммәтләр — кешеләрне берләштерә торган сәяхәтләр» - Президент игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Вице-премьер эшлекле программаның «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты нәтиҗәләренә багышланачагын искәртте һәм партнерларны масштаблы халыкара вакыйганы оештыруга актив кушылырга чакырды.

Абхазия, Венесуэла, Үзбәкстан, Куба, Никарагуа, шулай ук Африканың туризм идарәсе форумда катнашачагын раслады инде. Башка илләр дә кызыксыну белдерде. Россия төбәкләре арасында 80 субъект гариза тапшырган. Алар экспозицияләр, инвестиция проектлары һәм туристик маршрутлар тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot