news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чернышенко: «Профессионаллар» хәрәкәтендә катнашучыларга 50 мең вакансия тәкъдим ителде

10 меңнән артык компания һәм предприятие «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтендә катнашучыларга ярдәм итә, алар конкурсантларга 50 меңнән артык стажировка һәм вакансия тәкъдим иткән. Бу хакта чемпионатның йомгаклау (төбәкара) этабы башлану уңаеннан РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдерде, дип хәбәр итә ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

2026 елгы чемпионатның йомгаклау этабында якынча 7 мең кеше катнашачак. Ярышлар федерациянең 31 субъектында һәм 14 партнер предприятие мәйданчыкларында узачак. Алар «төп» категориясендә 268 компетенция һәм «юниорлар» категориясендә 123 компетенция буенча оештырылачак.

Ярышлар 30 апрельгә кадәр төбәкләр мәйданчыкларында, ә 21 августка кадәр 14 партнер предприятие мәйданчыкларында дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot