news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чернышенко: «Киләчәк уеннары»нда 260тан артык команданы һәм 2 мең катнашучыны көтәбез

Казандагы «Киләчәк уеннары» мультиспорт турниры 2024 елдагы әһәмиятле вакыйга булачак. Мондый төрдәге беренче ярышлар булуга да карамастан, ул зур кызыксыну уятты. Анда 100дән артык илдән 2 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә, диде вице-премьер Дмитрий Чернышенко ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында.

«Әлеге ярышлар спорт дөньясында яңа бүлек ачу, халыкара бергәлеккә уникаль спорт концепциясен күрсәтүне максат итеп куя. Турнир программасына заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлыкларны берләштергән 21 инновацион фиджитал-дисциплина кертелгән», - дип искәртте ул.

Чернышенко сүзләренчә, ярышларның мондый форматы робототехника, киберспорт, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык, ясалма интеллект һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яңа эшләнмәләрдән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot