news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чернышенко: Казанда чараларны искиткеч дәрәҗәдә уздыра алуыгызны кабат исбатладыгыз

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Киләчәк уеннарын» оештырган һәм үткәргән өчен «кунакчыл Татарстан»га рәхмәт белдерде. Бу хакта вице-премьер турнирны ябу тантанасында әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Катнашучыларны һәм тамашачыларны сервис, комфорт һәм иминлек белән тәэмин иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Сез монда, Казанда, гаҗәеп дәрәҗәдә эшли алуыгызны кабат исбатладыгыз», - диде Чернышенко.

Ул Казанның турнир белән хушлашауын, әмма «Киләчәк уеннары» өчен барысы да әле башлануын гына искәртте. «Без эстафетаны спортчылар һәм тамашачылар өчен бу рәхәтлекне дәвам итү, мөмкин кадәр күбрәк дусларны фиджитал хәрәкәтенә җәлеп итү өчен башка дәүләтләргә тапшырабыз», – диде вице-премьер.

«Киләчәк уеннары» фиджитал концепциясендәге халыкара мультиспорт турниры, физик һәм цифрлы үлчәмдәге ярышларны берләштерә торган яңа форматтагы спорт тамашасы. Беренче «Киләчәк уеннарында» 270 команда һәм 21 инновацион дисциплинада 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты.

Ярышлар биш категориягә бүленде: спорт, тактика, стратегия, технологияләр, тизлек. Алар 19 февральдә старт алды, ә 21 февраль көнне турнирның рәсми ачылышы булды. Анда Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм чит ил лидерлары катнашты. Бүген турнирның тантаналы ябылуы «Казан Экспо» мәйданчыгында уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100