Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чернышенко һәм Миңнеханов «Киләчәк уеннарының» иң яхшы волонтерларына рәхмәт белдерде
РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Спорт министры Олег Матыцин төрле илләрдән «Киләчәк уеннарының» иң яхшы волонтерларына рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген «Казан Экспо»да узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.
«Хезмәтегез өчен, иң кадерле хезмәт – сезнең вакытыгыз өчен - рәхмәт. Сезгә рәхмәт сүзләре әйтергә вакыт җитте. Икенче яктан, нәкъ менә сезнең Россиянең спорт башкаласында узган тарихта беренче «Киләчәк уены» турниры волонтерлары булуыгыз зур горурлык», - диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Чернышенко шул исәптән волонтерларның профессиональлеге ярдәмендә «уеннарны искиткеч дәрәҗәдә ясарга» мөмкин булуын искәртте.
«Бу Уеннардан соң сезнең күңелдә иң мөһиме – беренче булуыгызны истә тоту. Без космоста беренче булдык, без фиджиталда беренче», – диде ул.
Вице-премьер искәрткәнчә, волонтерлык хәрәкәте Россиядә 2013 елда Казанда Универсиада, 2014 елда Сочида кышкы Олимпия уеннары алдыннан оештырылды. «Бу ярышларда сез яңа хәзерге Россиянең йөзен күрсәттегез. Сез бер команда булдыгыз. Бу уеннардан сез бу чара турында истәлекне генә түгел, ә дуслыкны, элемтәләрне, сезнең белән гомер буе булачак мөнәсәбәтләрне дә алып китәчәксез», – диде ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән волонтерларга Казандагы «Киләчәк уеннары» чараларындагы эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәт. Без уеннарыбызның дөньяда иң яхшысы булуы белән горурланабыз, ә сез – иң яхшы волонтерлар», – диде ул.
Матыцин волонтерлар булмаса, бу проект «киләчәккә шундый якты, шундый ышанычлы караш кебек» булмас иде дип өстәде.
«Сез Россиядә туган тагын бер могҗизаны, монда, Татарстанда, дөньяга фиджитал-юнәлеш проектын бүләк иткән могҗизаны эшләдегез. Без Россиянең дөньяга бөек проект бүләк итүе, аралашу шатлыгы, бергә булу һәм барыбыз да планетабыз һәм бөек илебез өчен җаваплы булуыбызны тоюыбыз белән горурланабыз», – билгеләп үтте ул. дип
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз