Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чернышенко һәм Миңнеханов Казанда футболны үстерү үзәге ачты
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда футболны үстерү үзәген ачуда катнаштылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа спорт объекты Копылов урамында урнашкан.
Тантанада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов һәм «Рубин» футбол клубы идарәсе президенты Марат Сафиуллин катнашты.
Чернышенко үзәкнең ачылуын Татарстан халкына Республика көненә һәм Шәһәр көненә бүләк дип атады. Ул искәрткәнчә, Казан берничә тапкыр иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итте һәм Россиянең спорт башкаласы статусын раслады.
«Казан – илебезнең спорт башкаласы. Ул бу статусны күп тапкырлар раслады, иң югары дәрәҗәдәге спорт чараларын кабул итте. Иң мөһиме, сез безгә Президент Владимир Владимирович Путин куйган максатка ирешүгә зур өлеш кертәсез – спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 2030 елга 70 процентка җитәргә тиеш. Мондый проектлар нәтиҗәсендә Татарстан хәзер үк 67 процент дәрәҗәсен күрсәтә. Дәвам итегез, алга барыгыз, җиңегез, биредә еш кына «Рубин» – чемпион сүзләре яңгырасын!» – дип белдерде Дмитрий Чернышенко.
Миңнеханов ил Хөкүмәтенә һәм төзүчеләргә проектны гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, нәтиҗә көтелгәннән дә яхшырак булган.
Үзәкне графиктан алда төзеп бетергәннәр. Биредә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән яшь футболчылар шөгыльләнәчәк, тренерлар өчен мастер-класслар һәм семинарлар узачак, шулай ук җыелма командаларга перспективалы спортчыларны сайлап алу оештырылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз