news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чернышенко: Ел ахырына белешмә, ташлама, пособиеләрне 100 процент онлайн алып булачак

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко, «Россия» күргәзмә-форумында Дәүләт хезмәтләре көне кысаларында ясаган чыгышында Дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләрен киңәйтү турында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«2019 елда массакүләм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрнең 5 процентын гына электрон форматта алып була иде. Хәзер алар 100 процентка җитте! Белешмә, социаль ташлама һәм пособиеләрнең 87 проценттан артыгын онлайн рәвештә алырга мөмкин. Ел ахырына калган 13 процентын да онлайн форматка күчерәчәкбез», - дип хәбәр итте вице-премьер.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, бүген Дәүләт хезмәтләре порталы – гражданнарга дәүләт белән бәйләнешкә керергә һәм тормыш хәлләрен тиз, уңайлы, өйдән чыкмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирә торган инструмент. «Бу Россиядә трафик масштабы, шулай ук тәүлегенә актив кулланучылар саны буенча бишенче урында торган цифрлы экосистема», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100