news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чернышенко: Бөек Ватан сугышында җиңүдә укытучылар һәм галимнәрнең өлеше аеруча зур

Бөек Ватан сугышында җиңүдә совет укытучылары, студентлар һәм галимнәрнең өлеше аерым әһәмияткә ия. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде, дип яза РИА Новости.

Чернышенко россиялеләрне Җиңү көне белән котлады һәм сугыш елларында совет яшьләренең, укытучыларның, галимнәрнең һәм спортчыларның мөһим роль уйнавы турында искә төшерде.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, авыр вакытларга карамастан, илдә белем алу дәвам иткән. Күпләр мәгариф һәм фән белән генә шөгыльләнеп калмаган, ә әлеге эшне кырларда, предприятиеләрдә эшләү һәм агитация эшчәнлеге белән бергә алып барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot