news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чернышенко балаларны лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыруны тәэмин итәргә кушты

Чернышенко балаларны лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыруны тәэмин итәргә кушты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

РФ Цифрлар һәм Мәгариф министрлыклары 2027 елның җәенә балаларны Россиянең барлык төбәкләрендәге лагерьларга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яздыру мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Мондый йөкләмәне 2026 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко бирде.

Бурычны үтәү өчен ведомстволарга төбәкләрне сервиска тоташтыруны төгәлләргә, шулай ук балалар лагерьларының белешмәлекләрен һәм карточкаларын тутырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot