Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чернышенко: Казандагы «Абилимпикс» хәрбиләргә икътисадның авангардында булырга булышачак
Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Казанда 26 июньнән 1 июльгә кадәр икенче тапкыр узачак «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты элеккеге хәрбиләргә «тыныч тормышка әйләнеп кайтырга гына түгел, ә Россия икътисадының авангардында лаеклы урын алырга да» ярдәм итәчәк. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко шундый фикерен белдерде, дип хәбәр итә ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары искәрткәнчә, чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора, ә анда катнашучылар үз осталыкларын 21 компетенция буенча күрсәтә алачак. Төп ярышлардан тыш, җиде демонстрацион компетенция каралган.
Фото: РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте
«Җиңүчеләргә партнерлар әзерләгән призлар тапшырылачак, алар шулай ук булачак эш бирүчеләрне таба алачак. Президент Владимир Владимирович Путин тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларны өстенлекле рәвештә эшкә урнаштыру һәм укыту бурычы куелуын билгеләп үтәсем килә», - дип өстәде Чернышенко.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, бүген махсус операциядә катнашучылар һәм аларның балалары көллиятләргә махсус шартларда керә.
Фото: РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте
Эшлекле программа кысаларында пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар узачак. Шулай ук мәдәни һәм спорт программалары да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз