Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Черногория россиялеләр өчен 1 октябрьдән виза кертергә мөмкин
Черногория хакимияте 1 октябрьдән Россия һәм Белоруссия гражданнары өчен виза режимын кертергә мөмкин. Бу хакта «Дан» җирле басмасы хәбәр итә, дип яза ТАСС.
Газета мәгълүматлары буенча, мөмкин булган үзгәрешләр Черногориянең 2028 елда Европа берлегенә керү планнары белән бәйле. Моның өчен илгә үз виза сәясәтен Е кагыйдәләренә туры китерергә кирәк булачак.
Басма чыганагы раславынча, беренче чиратта виза режимын Россия һәм Белоруссия гражданнары өчен кертергә мөмкиннәр. Аннары шундый ук чараларны, көтелгәнчә, Төркия, Кытай, Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә таратырга мөмкиннәр.
Хәзерге вакытта россиялеләр Черногориядә визасыз 30 көнгә кадәр кала ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз