Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Черкесск шәһәре Җәмигъ мәчете Карачай-Черкес республикасының 100 еллыгы уңаеннан ачылачак
Черкесск шәһәрендә Җәмигъ мәчетенең тантаналы ачылышы быел – Карачай-Черкес республикасының 100 еллыгында булачак. Бу хакта республика җитәкчесе Рашид Темрезов хәбәр итте.
«Юбилей уздыру кысаларында Черкесскта Җәмигъ мәчете ачабыз – ул Төньяк Кавказдагы иң зур мәчетләрнең берсе. Монда берьюлы 5 мең кеше намаз укый ала», – дип язган үзенең Телеграм-каналында Рашид Темрезов.
Интерфакс сайты хәбәр иткәнчә, булачак мәчетнең нигез ташы 2007 елның ноябрендә үк салынган, ә аның актив төзелеше 2011 елның апрелендә башланган.
Мәчет Византия стилендә төзелгән, һәрберсе 52 метр биеклектәге дүрт манара белән бизәлгән. Республика Җәмигъ мәчетенең мәйданы 4,2 мең квадрат метр.
2017 елның октябрендә Россия Президенты Владимир Путин 2022 елда Карачай-Черкес республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү турында указны имзалаган иде. Юбилейга бәйле чаралар ел дәвамында уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз