news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Черек күл» паркындагы шугалакта танышу кичәсе узачак

«Черек күл» паркындагы шугалакта 2 февральдә тиз танышу кичәсе узачак. Теләге булган һәркем чарага кушыла ала.

Башта катнашучыларны икешәр кешелек төркемнәргә бүләчәкләр. Һәр парга аралашу өчен бер түгәрәк каралган, шуннан соң иптәшеңне алыштырырга кирәк.

Ахырда казанлылар аралашуны дәвам итәргә теләгән әңгәмәдәшләренең исемнәрен җибәрә ала. Туры килсә, оештыручылар элемтәләрен җибәрәчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Тиз танышу кичәсе 18:30 да башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot