Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Черек күл» паркындагы шугалакта фигуралы шуу буенча мастер-класслар узачак
Барлык гашыйклар көнендә, 14 февральдә, «Черек күл» паркындагы төп шәһәр шугалагында парлы фигуралы шуу буенча мастер-класслар узачак. Дәресләрдә төп элементларны үзләштерергә һәм парлы чыгышлар форматын сынап карарга мөмкин булачак.
Катнашучылар өйрәтүчеләр җитәкчелегендә бозда хәрәкәт итүнең төп техникаларын – «чыршы», «фонарьлар», адымнар бәйләнешләрен һәм гади ярдәм күрсәтүләрне өйрәнәчәкләр. Парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, парлы шууга һәм хәрәкәтләрне килештерүгә аерым игътибар бирелә.
Мастер-класслар 10:00 нан 11:00 гә кадәр һәм 12:00 дән 13:00 кә кадәр оештырыла.
Керү – алдан теркәлү буенча, түләүсез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз