Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Черек күл» паркында җырлы кичә узачак
Бүген, 30 июнь көнне, «Черек күл» паркында яңа төр җырлы кичә – «Хорлы караоке» чарасы үткәрелә. Кичәнең махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге кичтә хор саф һавада халык тарафыннан яратып җырлана торган җырларны – «Алмагачлары», «На сиреневой луне», «Это здорово» һәм башка төр җырларны башкарачак. Һәр тамашачы зур шәһәр хорының бер өлеше була алсын өчен җырларның сүзләре экранда күрсәтелеп барачак.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.
Җыр сәнгатен сөючеләрне паркның амфитеатрында көтәләр.
«Хорлы караоке» 20:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз