Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Черек күл» паркында психология буенча лекция узачак
Татарстан башкаласында 19 июльдә «Черек күл» паркында психология буенча лекция оештырыла. Очрашуда катнашучыларга ир белән хатын арасындагы бәйле мөнәсәбәтләр турында сөйләячәкләр, авыр мөнәсәбәтләрдән ничек котылырга яки, гомумән, аларга ничек юл куймас өчен файдалы киңәшләр бирәчәкләр һәм башка күп кызыксындырган сораулар буенча фикер алышачаклар, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Табиб-психотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Ренат Миназов лекциядә катнашучыларга ни өчен бәйле мөнәсәбәтләр барлыкка килүен, нинди холыклы кешеләр буйсынучанлыкка бирешүчән булуын, сукыр мәхәббәт сәламәт мәхәббәт хисеннән нәрсә белән аерылуын аңлатачак. Шулай ук нинди очракларда белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген билгеләп үтәчәк.
Авыр мөнәсәбәтләрдән чыгу юлын табу һәм үзара тигезлекне саклап калу ысулларын өйрәнү өчен паркның амфитеатрына 13:00 сәгатьтә килергә кирәк.
Лекциягә керү ирекле.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз