Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Черек күл» паркында парк тарихы турында лекция үткәрелә
Бүген «Черек күл» паркында әлеге иҗтимагый киңлекнең рус әдәбиятындагы чагылышы турында лекция була. Очрашуны филология фәннәре докторы, Л.Н.Толстой музее мөдире Лия Бушканец үткәрәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, очрашу кунакларына «Черек күл» паркының төрле чор тарихларын сер итеп саклавы һәм аның рус әдәбиятында хакыйкый урын алып торуы турында сөйләячәкләр. Катнашучылар Лев Толстой, Пётр Боборыкин, Владимир Короленко һәм Глеб Успенский әсәрләре аша парк буйлап сәяхәт кылачак.
Лекциядә сүз әсәрләрдәге парк сукмакларыннан атлаган әдәби каһарманнар турында гына түгел, ә шулай ук «Черек күл»нең гасырлар дәвамындагы мәдәни тормыш белән тыгыз багланышы хакында да барачак.
Шәһәр халкын 20:00 сәгатьтә паркның амфитеатрында көтәләр. Керү ирекле.
Лекция мәдәни клуб очрашуы кысаларында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз