news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Черек күл» паркында инглиз телендә бушлай бәйге оештыралар

Казанда иртәгә, 8 июльдә, 18:30 сәгатьтә «Черек күл» паркы амфитеатрында инглиз теле дәресе узачак. Катнашучыларны сәяхәтләр, музыка, сериаллар һәм фильмнар турында сораулар, шулай ук мантыйкны тикшерә торган биремнәр һәм ребуслар көтә.

Бәйгенамәдән тыш, кунаклар инглиз телендә ирекле аралаша алачак. Чарада катнашу өчен, телне белү дәрәҗәсе мөһим түгел.

Дәресне LinguaLike Чит телләр үзәге укытучылары үткәрәчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Очрашуга кушылу теркәлүне таләп итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot