news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Черек күл» паркында «Икеләтә бәхет» игезәкләр фестивале узачак

Бүген Казанның «Черек күл» паркында игезәкләрнең «Икеләтә бәхет» фестивале узачак. Чара «Мәдәни чәршәмбе» проекты кысаларында булачак.

Катнашучыларны коры пастель белән диңгез пейзажлары рәсеме буенча мастер-класс, актер-клоун Руслан Риманас һәм фокусчы Әнәс Халиуллин чыгышы, шулай ук Blackwood акустик дуэтының музыкаль номерлары көтә. Кичә «Няньки» фильмын күрсәтү белән тәмамланачак.

«Икеләтә бәхет» фестивале 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot