news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Черек күл» паркында «Игелекле шугалак» хәйрия чарасы уздырыла

10 февраль көнне Татарстан башкаласында «Черек күл» паркындагы шугалакта «Игелекле шугалак» дип аталган хәйрия чарасы уздырыла. Кунаклар өчен фигуралы шуу осталары чыгышлары, фигуралы шуу буенча остаханәләр, шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен бәйгеләр оештырыла, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.

Чара барышында паркта хәйрия ярминкәсе үткәрелә. Сувенирлар сатудан һәм тимераякларны прокатка биреп торудан җыелган барлык акчалар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә яңа туган сабыйлар өчен беренчел кирәкле әйберләр сатып алуга тотылачак.

«Игелекле шугалак» хәйрия чарасы 18:30 сәгатьтә башлана.

Чарага шулай ук волонтер буларак да кушылырга була. «Игелекле Казан»га теләгән һәркем ярдәм итә ала, моның өчен гариза бирергә кирәк.

Чараны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot