Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Черек күл паркында һәм Кремль яр буенда шугалакларның кайчан ачылачагы билгеле булды
Якындагы ике атнада Казанның Черек күл паркында һәм Кремль яр буенда шугалаклар эшли башлаячак. Хәзер анда соңгы әзерлек эшләре бара. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Черек күл паркындагы шугалак алдагы шимбәдә, ә Кремль яр буенда киләсе ялларда ачылачак», – дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.
Быел Казанда тимераякта шуу өчен барлыгы 105 урын ачылачак, алар арасында Җиңү Паркы, «Калейдоскоп» паркы, Ак Барс Арена һәм башкалар бар. «Хезмәт резервлары» һәм «Ракета» стадионнарында шугалаклар актив эшли инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз