news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы була

29 апрельдә Казанның «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узачак. Әлеге чара бөек шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышлана. Чараны Г.Кариев исемендәге театр Казан мэриясе ярдәме белән тормышка ашыра.

Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган текстлары яңгыраячак, дип хәбәр итте оештыручылар.

«Кечкенәдән без Габдулла Тукай турында ишетеп үсәбез, әсәрләрен һәм тормышын өйрәнәбез. Һәркемнең күңелендә Тукай үзенчә чагылыш таба. Ә сезнең күңелдә урын алган Тукай – ул нинди? «100 Тукай» шигъри-хореографик перформансында без бу сорауга бергәләп җавап табарга тырышырбыз», – ди оештыручылар.

Чарада Кариев театры артистлары: Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, Эльдар Гатауллин, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Рамил Вафин катнаша.

Постановканың режиссеры – Эльдар Гатауллин, хореографы – Елена Музеева.

Керү ирекле.

Чара «Черек күл» паркында 29 апрельдә 18.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100