Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Черек күл» паркында психология буенча лекция узачак
Җомга көнне, 24 июльдә, «Черек күл» паркында «Инсайт» институты һәм клиникасыннан психология буенча ачык лекция була. Бу очрашу психология клубы кысаларында узачак һәм ул бүгенге заманның иң четерекле мәсьәләсенә — күңел ялгызлыгы һәм социаль челтәрләр дөньясына багышланачак.
Очрашуда онлайн-мохитнең күңел халәтенә йогынтысы, төрле җайланмалар аша гел элемтәдә булуга карамастан, ни өчен кешенең үзен ялгыз хис итәргә мөмкин булуы һәм тирә-юньдәгеләр белән якын мөнәсәбәтләрне ничек саклап калу турында сүз барачак.
Психолог Олег Тузалин белән очрашу «Черек күл» паркының амфитеатрында 18:00 дә башлана, дип белдерә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз