news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Үзәк банкы төп ставканы еллык 14 процент дәрәҗәсендә саклап калды

Россия Үзәк банкы төп ставканы еллык 14 процент дәрәҗәсендә саклап калды
Фото: cbr.ru

Бүген, 11 сентябрьдә, Россия Банкының директорлар советы төп ставканы еллык 14 процент дәрәҗәсендә калдырырга карар кылды. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәк банк бәяләвенчә, агымдагы 2026 елның өченче кварталында ил икътисады уртача темплар белән үсә, шул ук вакытта, соңгы айларда агымдагы бәяләр басымы шактый көчәйгән. Үзәк банк исәпләүләре буенча, бәяләрнең тотрыклы үсеше 5-6 процентка кадәр тизәйгән.

Регулятор белгечләре моны, беренче чиратта, «аерым тармакларда җитештерү куәтләренең вакытлыча кыскару йогынтысы»на бәйләп аңлата.

Шул ук вакытта, Үзәк банк төп ставка буенча алдагы карарларны инфляция динамикасына һәм инфляция өметләренә, шулай ук эчке һәм тышкы шартлар ягыннан куркынычларны бәяләүгә карап кабул итәчәген искәртте.

Үзәк банкның төп сценарие, үткәрелә торган акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, 2026 ел йомгаклары буенча еллык инфляция 6-7 процент тәшкил итәчәген, 2027 елда 4 процентка әйләнеп кайтачагын, ә киләчәктә максатчан дәрәҗәдә булачагын күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot