Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Судмедэкспертиза бюросының элеккеге баш табибы Республика кан үзәген җитәкләде
Республика судмедэкспертиза бюросының элеккеге җитәкчесе Марат Тимерҗанов Татарстанның Республика кан үзәген җитәкләде. Бүген «Татар-информ» агентлыгына шул хакта билгеле булды.
Элегрәк әлеге вазифаны биләгән Рамил Тураев узган елның ноябрендә эшеннән китте. Шул вакыттан баш табиб вазифасын Лилия Сибгатуллина башкарды.
Фото: minzdrav.tatarstan.ru
Үзәкнең яңа җитәкчесе Марат Тимерҗанов 1977 елда Казанда туган. «Медицина-профилактика эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, аннары «профпатология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университеты ординатурасын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген Казанның 3нче шәһәр хастаханәсе неврология бүлегендә башлый. 2005 елдан Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте системасында эшли.
2014 елның февраленнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросының баш табибы вазифасын башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз