news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Профессионаллар» чемпионаты 400 меңнән артык студентны берләштерде

«Профессионаллар» чемпионаты 400 меңнән артык студентны берләштерде
Фото: Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабына 2026 елда көллият һәм техникумнарда белем алучы рекордлы сандагы студент (400 меңнән артык кеше) теркәлгән. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.

Вице-премьер Дмитрий Чернышенко искәрткәнчә, Президент Владимир Путин туры элемтәдә дәүләтнең барлык дәрәҗәләрдә югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләүгә системалы якын килүен билгеләп үтте. Чернышенко әйтүенчә, бүген «Профессионаллар» Россиядә үз өлкәсендә иң масштаблы ярыш санала. Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла һәм илнең барлык төбәкләрен колачлый.

Чернышенко сүзләренчә, төбәк этабында катнашучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 100 меңнән артыкка арткан, бу 35 процент тәшкил итә. Ул студентларга югары нәтиҗәләр, һөнәри үсеш һәм файдалы танышулар теләде. Төбәк этабы 2026 елның февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot