Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда күршеләрен атып үтерү белән янаган һәм полицейскийга суккан ир-атны хөкем иттеләр
Чаллы кешесе хакимият вәкиленә карата көч куллануда гаепле дип табылды. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, гадәттән тыш хәл 2026 елның 22 гыйнварында Тимерьюлчылар урамындагы йортларның берсендә булган. Исерек хәлдәге ир-атка күрше фатирда ремонт эшләре аркасында чыккан тавыш ошамаган. Ул кулына травматик пистолет алып, күршеләрнең фатирына бәреп керергә омтылган һәм аларны атып үтерү белән янган. Урынга полиция хезмәткәрләре килгән, ир-ат тәртип сакчыларының берсенә суккан. Полицейский җитди тән җәрәхәтләре алмаган.
Гаепләнүче тулысынча гаебен таныган һәм гафу үтенгән. Суд карары белән ул ике елга шартлы рәвештә хөкем ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз