news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечняның Әхмәт Кадыйров фонды Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә хәйрия ярдәме биргән

Чечняның Әхмәт Кадыйров фонды Чаллыдагы «Җәмигъ» мәчетенә хәйрия ярдәме биргән
Фото: chelny-izvest.ru

28 апрельдә Чаллыда хәйрия концерты узган. Аннан кергән акчалар «Җәмигъ» мәчете төзелешенә юнәлдереләчәк. Бу хакта «Челниниские известия» хәбәр итә.

Концерт шәһәрнең хөрмәтле гражданы Дени Абрамашвили инициативасы белән оештырылган. Чарада Чечня Республикасы халык коллективлары һәм солистлары, Чаллының танылган артистлары катнашкан.

Биредә Чечня Республикасы Урус-Мартан районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Айдамиров чыгыш ясаган. Ул шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга Россия Герое Әхмәт Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды исеменнән финанс ярдәме белән конверт тапшырган. Иганә суммасы игълан ителмәгән.

Моннан тыш, Айдамиров мэр Наил Мәһдиевка һәм имам-мөхтәсибкә бүләк итеп чечен халкының милли баш киеме – соры папаха тапшырган.

Фойеда урнаштырылган тартмаларга чараның һәр кунагы объект төзелешенә иганәчелек ярдәме сала алган. Нәтиҗәдә, иганәләрнең гомуми суммасы 2 миллион сумнан артык акча тәшкил итте, дип хәбәр иткән шәһәрнең мәгълүмати сәясәт идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100