news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чечняда Кадыйров улының нинди вазифага билгеләнүе турында әйттеләр

Никита Журавельне кыйнаган Адәм Кадыйров Чечня башлыгының иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы вазифасына билгеләнә. Бу хакта Чечня сәламәтлек саклау министры Адәм Алханов үзенең Telegram-каналында хәбәр итә, дип яза «РИА Новости».

Рамзан Кадыйров үзе дә карьерасын охшаш вазифадан башлаган — 1994-1996 елларда ул әтисенең сак хезмәте башлыгы урынбасары була.

  • Тикшерү изоляторында Никита Журавельне кыйнаганнан соң, Адәм Кадыйровка Чечня Герое исеме бирелә. Соңрак Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов аны әһәмиятлелеге буенча республиканың икенче дәүләт бүләге, ә Карачай-Черкес башлыгы Темрезов төбәк алдындагы казанышлары өчен республика ордены белән бүләкләде.
news_right_1
news_right_2
news_bot