news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечня татарлары республика көнендә Грозныйда «Туган як» җырын җырлаган

Чечня татарлары республика көнендә Грозныйда «Туган як» җырын җырлаган
Чечня республикасы көнендә чечен татарлары. Сулдан беренче Залина Шабанова, "Йолдыз" вокаль ансамбле кызлары һәм Чечняның мактаулы гражданины Сираҗдин Сәлимгәрәев
Залина Шабанова

6 сентябрьдә Грозныйда Чечня республикасы көненә багышланган бәйрәмдә Шелковской районы Гребенская станицасында яшәүче татарлар «Туган як» җырын җырлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Гребенскаядагы татар милли-мәдәни үзәге мөдире Залина Шабанова хәбәр итте.

«Парламент бинасы янында узган бәйрәмдә һәр милли-мәдәни үзәк үзен тәкъдим итте. Без үзебезнең милли экспонатларны да тәкъдим иттек һәм а-капелла «Туган як» җырладык. Бәйрәмгә килүчеләр безнең чыгышны югары бәяләде», - диде ул «Татар-информ»га.

Залина Шабанова 2014 елдан үзәктә хормейстер булып эшли, хәзер ул татар үзәгендә мөдир вазифаларын да башкара. Татар милли-мәдәни үзәендә «Йолдыз» вокаль төркеме һәм «Сандугач» бию төркеме бар. Залина Шабанова әйтүенчә, алар өчен проблемалы мәсьәләләрнең берсе - яшьләрнең татарча белмәве. Шуңа да алар татар җырлары, биюләре аша татар сөйләмен саклап калырга тырышабыз, диде ул.

«Без - Чечняда бердәнбер татар үзәге булгач, республикадагы бөтен милли чараларда да катнашабыз. Әлбәттә, без үзебезнең мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, милләтне саклыйбыз. Без татар җырларын, татар биюләрен сакларга тырышабыз. Бу бик кирәк һәм әһәмиятле. Бездә Чечняның мактаулы гражданины бар, ул Сираҗдин Сәлимгәрәев», - диде Залина Шабанова.

Хәзер Чечня татарлары 4 ноябрьдә булачак Халыклар бердәмлеге көнендә чыгыш ясарга әзерләнә. «Нинди җыр булачагын әлегә сайламадык, уйлыйм», - диде Залина Шабанова.

Чечняда хәзер 1200 татар яши. Аларның биредә яши башлавына 300 еллар тирәсе, алар кумык теленә якын телдә сөйләшәләр. Шелковской районы Гребенская станицасы элек Чечня татарлары телендә Сарапан районы Яңакала дип атап йөртелгән. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда яшьләрнең күбесе тирә-як төбәкләргә таралышкан, алар җәйләрен туган ягына кайта. Гребенская татар милли мәдәни үзәге - Шелковской районы үзәкләштерелгән китапханә системасының бүлеге.

Чечня татарларының «Йолдыз» вокаль ансамбле тулы составта.

Фото: © Залина Шабанова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100