news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечня Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре үтәчәк

26-28 сентябрь көннәрендә Чечня Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре үтәчәк. Чечня Республикасында Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Чечня Республикасы мәдәният министры Айшат Кадырова белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Аюпова очрашуы да каралган.

«Мәдәният көннәре кысаларында Татарстан Милли китапханәсенең «Мәдәният киңлегендә китап» дип аталган китап күргәзмәсе эшләячәк, Татарстан фильмнары, Әтнә татар дәүләт театры спектакле күрсәтелә, иҗади интеллигенция очрашулары планлаштырыла», – дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Татарстан мәдәнияте көннәре Татарстан кинематографистлары төшергән фильмнар белән ачыла. 27 сентябрьдә 14:00 һәм 16:30 сәгатьтә, 28 сентябрьдә 14:00 һәм 16:00 сәгатьтә «Черная Жемчужина» кинотеатрында «Без - 41 ел балалары», «Мулла», «Тарлан», «Ибн Фадлан» фильмнары күрсәтеләчәк.

27 сентябрьдә Милли китапханәдә ике республиканың иҗади интеллигенциясе очраша. У.Димаев исемендәге мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры чыгыш ясаячак. Кич белән М.Ю.Лермонтов исемендәге Рус драма театры сәхнәсендә Әтнә театры үзегең «Акчарлаклар» спектаклен күрсәтә.

Мәдәният көннәре 28 сентябрьдә Татарстан сәнгать осталары концерты белән төгәлләнә. Концерт алдыннан халык һөнәрчеләренең эксклюзив эшләнмәләреннән һәм сувенир продукциясеннән күргәзмә-ярминкә әзерләнә.

  • Казанда Чечня Республикасы мәдәнияте көннәре 2022 елның 11-13 май көннәрендә үтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100