news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечен Республикасы Донецкидагы бердәнбер мәчетне торгызачак

Чечен Республикасы Донецкидагы бердәнбер мәчетне торгызачак, бу хакта РИА Новостига ДНР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшид Брагин сөйләгән.

Ул эшләрнең башлану вакыты РФ Кораллы көчләренең ДНР территориясен азат итүенә һәм шәһәрне Украина гаскәрләре утка тотудан туктатуына бәйле дип өстәде.

«Без әзер, шулай ук подрядчыларыбыз да әзер», - диде ДНР Диния нәзарәте рәисе.

Мәчет үзе Донецкиның Куйбышев районында урнашкан, ул 2014 елдан бирле даими утка тотуга дучар ителә, бу аның нормаль эшләү мөмкинлеген бирми. Мәчетнең стеналары һәм тәрәзәләре, шулай ук янәшәдәге территория күп тапкырлар Украина атышларыннан зыян күргән. Бина янында бүген дә снаряд кисәкләрен һәм зарарлый торган элементларны гына түгел, ә шартламаган снарядларны да табарга мөмкин.

«Мәчет аяныч хәлдә. Капиталь ремонт кирәк. Диварларның яртысы җимерелгән, котельный, суүткәргечләр зыян күргән. Без монда ярчыклар җыйдык. Шартламаган снарядлар да бар», - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100