news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечня башлыгы Миңнехановка «Әхмәт Кадыров истәлегенә» медален тапшырды

Чечня башлыгы Миңнехановка «Әхмәт Кадыров истәлегенә» медален тапшырды
tatarstan.ru

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров ике республика арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалады. Шулай ук алар төбәкләрнең дәүләт бүләкләре белән алмашты.

Чечня башлыгы хезмәттәшенә «Чечня Республикасының Беренче Президенты Әхмәт-Хаҗи Кадыров истәлегенә» медален тапшырды.

Үз чиратында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровка Татарстанның Дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Чечня арасында хезмәттәшлек өчен күп юнәлешләр билгеләде. Казан КамАЗлар, машина төзелеше продукциясе белән тәэмин итүне арттыру белән кызыксына.

Татарстан Президенты Чечня Республикасы җитәкчелегенә төбәктә яшәүче татарларга ярдәм итүләре өчен аерым рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, форсаттан файдаланып, барысын да 2022 елда билгеләп үтелә торган Чечня Республикасының 100 еллыгы белән котлады. Ул Татарстанда Чечня Республикасы Мәдәнияте көннәрен үткәргән өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты сүзләренчә, Мәдәният көннәре иң югары дәрәҗәдә оештырылган һәм уздырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100