news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чечен Республикасының Казан концертында шагыйрә Эльмира Шәрифуллина шигыре яңгырады

Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре тәмамлану уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында үткән концерт программасында татар шагыйре Эльмира Шәрифуллина шигыре дә яңгырады.

«...Бердәм булыйк, бергә булыйк – дуслыкның көче шунда. Юлдаш булып йөр, дуслык! Илче булып кил, дуслык! Һәрбер өйгә, кер, дуслык! Безнең белән тор, дуслык!» – дигән шигырь юлларын концертны алып баручы татар телендә укыды.

«Сез, бәлки, ни өчен нәкъ менә шушы шигырь сайлануын сорарсыз. Чөнки монда дуслык турында сүз бара. Безнең арадагы, халыклар арасындагы дуслык турында!» – дип аңлатты ул.

Чечен Республикасының 100 еллыгына багышланган концерт Чечен дәүләт филармониясе коллективлары һәм артистлары катнашында оештырылган. Концертның кульминацион ноктасы «Вайнах» бию академик ансамбле чыгышы иде.

  • Казанда Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре 11-13 май көннәрендә үтте. Татарстанга Чечен Республикасының мәдәният министры Айшат Кадыйрова да килгән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100