Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чеби, бәбкәләр сатып алучыларга каралган субсидияләргә гаризалар 17 июньнән кабул ителә
2024 елның 1 апреленнән 1 июленә кадәр чебиләр сатып алган шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаларны 17 июньнән 2 июльгә кадәр тапшырырга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Субсидия күләмнәре: бер күркә бәбкәсе өчен 200 сум, каз бәбкәсе – 200 сум, үрдәк бәбкәсе – 120 сум, бройлер чебеше өчен 100 сум.
Әлеге суммалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» дигән карары нигезендә билгеләнгән.
Документлар «Мои субсидии» системасы аша электрон рәвештә кабул ителә. Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон номеры: 8(843) 221-76-88 (8881).
Төгәлрәк мәгълүматны шушы сылтама аша кереп белеп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз