Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чазов үзәгендә Ренат Акчуринга мемориаль такта ачтылар
Россия Фәннәр Академиясе академигы, күренекле совет һәм Россия кардиохирургы Ренат Акчуринга Е.И. Чазов исемендәге Кардиология медицина тикшеренү үзәгендә мемориаль такта ачтылар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантана үзәк оешуга 80 ел тулуга багышланган җыелыш кысаларында узды. Ренат Акчурин биредә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенә нигез салган һәм 40 ел буе анда җитәкчелек иткән.
Чарада Россия Фәннәр Академиясе академигы, үзәкнең генераль директоры Сергей Бойцов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Төбәкара клиника-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев, Р.С. Акчуринның гаиләсе – тормыш иптәше Наталья Павловна, өлкән абыйсы – генерал-полковник Рәсим Акчурин, улы һәм оныгы, шулай ук үзәк хезмәткәрләре катнашты.
«Ренат Сөләйманович Акчурин үзеннән соң бик зур мирас калдырды», – диде Сергей Бойцов үз чыгышында.
Равил Әхмәтшин Ренат Сөләймановичның Татарстан медицинасын, кардиохирургиясен үстерүгә зур өлеш кертүен ассызыклады: легендар кардиохирург республикада эшләүче сәләтле шәкертләр төркемен тәрбияләде, Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәген булдыруда катнашты, Балалар республика клиник хастаханәсенә ярдәм итте һ.б.
Наталья Павловна Акчурина әйтүенчә, аның тормыш иптәше өчен һөнәре яшәү мәгънәсенә әверелгән. «Ренат үзенең хезмәттәшләрен бик яратты, аларның уңышлары белән горурланды. Гомеренең ахырында ул бүлекчә җитәкчелеген ышанычлы кулларга тапшырганын белде, чөнки эш дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте ул.
Истәлек тактасы учреждение диварларында, клиникага керү юлы янында урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз