news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чаян» үзенең бер гасырлык туган көненә багышланган номерда озын гомер серләрен ача

«Чаян» журналының 100 еллыгына багышланган гыйнвар саны дөнья күрде. Анда редакция, төрле еллардагы юмореска, карикатура, шигырь һәм башка материалларын искә төшерә, Шомбай-аганың юморлы озын гомер тарихы һәм кызыклы язмалар белән уртаклаша.

Әйтик, журнал битләрендә формасы кызыклы, әмма эчтәлеге җитди булган «Тут-там информ» мәгълүмат агентлыгы яңалыклары тәкъдим итәлә. «Авто!Тукта!» сәхифәсе чираттагы тапкыр илебезнең иң зур ике бәласе — юллардагы һәм юллардагы ахмаклар темасын ача.

«Чаян почтасы» укучыларның үзләрен борчыган темаларга язган хатлары белән уртаклаша. Моннан тыш, журналда чаянвард, уенчы һәм серле почмак та урын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100