news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Cавым терлекләре өчен халыкка түләнәсе бюджет акчасы районнарга күчерелгән

Субсидия бер баш савым сыерына 3 мең сум, савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә өчен 1 мең сум күләменнән түләнә.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан районнарына гражданнарның шәхси хуҗалыкларындагы савым сыерлары һәм кәҗәләре өчен бюджет акчасы күчерелгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство субсидия бер баш савым сыерына 3 мең сум, савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә өчен 1 мең сум күләменнән түләнә дип искәртә.

Савым сыерлары өчен барлыгы 320 млн сум күчерелгән, савыла торган кәҗәләр һәм 1 яшьтән өлкәнрәкләр өчен - 36 млн сум.

"Финанс ярдәм савым сыерлары, кәҗәләр һәм бер яшьтән өлкәнрәк кәҗәләрнең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен арттыру, шулай ук халыкның мәшгульлеген һәм керемен арттыру максатыннан күрсәтелә", - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100