news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чәршәмбедән Татарстанда бураннар башлана, явым-төшемнәр артачак

Чәршәмбедән Татарстанда һава торышы бозылыр дип көтелә. Республикага яңгыр, кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр кабат киләчәк. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул турыда хәбәр итә.

Иртәгә, сишәмбе көнгә, синоптиклар җитди явым-төшем фаразламый. Ә 23 ноябрьдә көньяк циклонның атмосфера фронтлары республикага кар, җепшек кар, көньякка – яңгыр, бозлы яңгыр һәм бозлавык китерәчәк. Моннан тыш, урыны белән буран көтелә. Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, көнчыгышта -14 градуска кадәр, көндез термометр баганалары +2..+7 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда җепшек кар, кар көртләре, урыны белән көчле бозлавык көтелә.

Уңайсыз һава торышы пәнҗешәмбе көнне дә дәвам итәчәк – явым-төшем көтелә, төнлә – күп күләмдә. Кайбер урыннарда буран һәм бозлавык булачак. Төнлә температура -3..-8 градуска җитәчәк, көндез –  -1..-6 градус. Юлларда кар көртләре, җепшек кар һәм көчле бозлавык көтелә.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, алдагы ике тәүлектә, 25 һәм 26 ноябрьдә, һава торышы яхшырачак. Антициклон тәэсирендә урыннарда бераз кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -6..-11 градус, көндез -2..-7 градус булачак», – диелә синоптиклар фаразында.

Синоптиклар һава торышының кискен үзгәрүе атмосфера басымы үзгәреше белән бергә барачагын кисәтә. Киләсе ике көндә ул төшәчәк, аннары – тиз күтәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100