news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чәршәмбе көнне Татарстанда яңгыр һәм боз көтелә

Чәршәмбе көнне Татарстанда яңгыр һәм боз көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чәршәмбе көнне Татарстанда аномаль эсселек кимиячәк - температура сизелерлек төшә. Татарстанның Гидрометеорология үзәгендә бу атнада татарстанлыларны нинди һава торышы көтүе турында сөйләделәр.

Бүген кич, сишәмбе һәм чәршәмбе көнәрендә метеошартлар актив атмосфера фронты тәэсирендә формалашачак. Шуңа күрә дүшәмбе көнне көн азагында һәм кичендә төбәкнең көнбатышында кыска вакытлы яңгырлар һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Сишәмбе көнне кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән яңгыр һәм боз көтелә. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәя, көндез урыны белән секундына 23 метрга җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә термометр баганасы +11дән +16 градуска кадәр, көндез +23тән +28гә, көнбатышта +17дән +22гә кадәр күтәрелә.

Чәршәмбе көнне һава шартларына атмосфера фронты йогынтысы сакланачак: төнлә республиканың зур өлешендә һәм көндез көнчыгыш районнарда кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшен, боз, секундына 20 метрга кадәр көчле җил, төнлә урыны белән секундына 23 метрга кадәр җил булырга мөмкин. Температура фоны сизелерлек төшә: төнлә +8дән +13 градуска кадәр, көндез +15тән +20гә кадәр көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне кыска вакытлы яңгыр явачак, төнлә термометр баганасы +8дән +3 градуска кадәр күрсәтәчәк, көндез +19 градустан югары булмаячак.

Җомга көнне республика антициклонның көньяк-көнбатыш перифериясендә урнаша, явым-төшем ихтималы аз, шимбә көнне урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Көндез һава +21 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100