news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йортында Татар теле һәм мәдәнияте көне узган

Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йортында Татар теле һәм мәдәнияте көне узган
Фото: «Өмет» газетасы

Ульяновск өлкәсендәге Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылы мәдәният йортында Татар теле һәм мәдәнияте көне узган. Район администрациясе һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәмдә барлык татар авыллары вәкилләре дә катнашкан. Күргәзмәләр караганнар соң, район җитәкчеләре һәм өлкә татар автономиясе вәкилләре Чардаклы татарларын борчыган мәсьәләләр турында «түгәрәк өстәл» артында фикер алышкан. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Милли бәйрәмнең рәсми өлешен район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров ачып җибәргән һәм татар халкының дус-тату, бердәм, бай мираслы, тирән тарихлы булуын билгеләп үткән. Районның күпмилләтле халкы – иң зур байлыгыбыз, ди ул. Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин районда ел саен Сабантуй бәйрәмен, Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен югары дәрәҗәдә үткәргән өчен хакимият җитәкчеләренә һәм җирле автономия вәкилләренә рәхмәтләрен ирештергән.

«Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов Чардаклы районы халкына өлкә татар газетасы белән тыгыз элемтәдә торулары, газетаны даими яздырып алулары өчен рәхмәт сүзләрен юллаган. Татар автономиясенең район бүлекчәсе рәисе Җәүдәт Мубинов мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар һәм, әлбәттә инде, юмарт спонсорлар белән кулга-кул тотышып эшләүләре турында сөенеп сөйләгән.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән. Район татар сәхнәсе йолдызлары, балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары милләттәшләребезгә моңлы җырларын һәм дәртле биюләрен бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot