news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Cаратовның «Яңарыш» оешмасы Җиңүнең 75 еллыгына багышланган флешмоб башлап җибәрде

Флешмоб Instagram социаль челтәрендә алдыннан үткәрелә.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Саратов шәһәрендәге «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы #расскажимнеодедушке хэштегы белән флешмоб башлап җибәрде. Флешмоб Instagram социаль челтәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан үткәрелә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тиздән илебездә яшәүче бөтен халыкларны берләштерә торган бәйрәм — Җиңү көне җитә. Коронавирус пандемиясе таралу аркасында бәйрәм чаралары үткәрелмәсә дә, без фашизмга каршы көрәшүчеләрнең батырлыгын онытырга тиеш түгел. Мондый геройлар һәр өйдә бар!» — дип искәртте «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделмәнов.

Флешмобта теләгән һәркем катнаша ала.

Моның өчен гаиләгездәге Бөек Ватан сугышы ветераны хакында видеоролик яздырырга кирәк. Әлеге видеороликта сез Instagram социаль челтәрендә эстафетаны ике дустыгызга тапшырырга тиеш.

Флешмоб 9 майда төгәлләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100