news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаңгычы-йөгерешчеләрнең республика беренчелегендә Актаныш кызы Ләйсән Хәсәнова җиңде

Чаңгычы-йөгерешчеләрнең республика беренчелегендә Актаныш кызы Ләйсән Хәсәнова җиңде
"Актаныш-информ"

«Актаныш-информ» хәбәр иткәнчә, «Лачын» спорт мәктәбенең 9 яшь чаңгычысы 24, 25 нче сентябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасы беренчелеге өчен чаңгычы-йөгерешчеләр ярышында катнашты.

Спортчылар арасында Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Ләйсән Хәсәнова үзенең һәрьяклап өлгерлек- җитезлеген күрсәтте.

Ярышның беренче көнендә Ләйсән 5 километрлы дистанциядә роллерлы чаңгы белән узышта өченче килде. 25 сентябрьдә 3 километр араны иң беренче йөгереп килеп хаклы рәвештә беренче урынны яулады.

Укучысының уңышлары хакында безгә Ләйсәннең остазы Галимҗан Мансуров хәбәр итте.

Ләйсән хәзерге вакытта IX сыйныфта укый. Ул 4 ел дәвамында чаңгы спорты белән ныклап шөгыльләнә. Кышын өзлексез чаңгыда шуу, кар эрегәч тә чаңгы буенча дәресләр алу, даими үз өстеңдә эшләү менә шундый матур күрсәткечләргә ирешергә этәргеч биргән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100