news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чанафест» фестивалендә Питрәч командасы чыгышы совет табибларының батырлыгына багышлана

«Чанафест» фестивалендә Питрәч командасы чыгышы совет табибларының батырлыгына багышлана
Фото: Николай Михайлов

Питрәч районы Мамадышта «Чанафест» Бөтенроссия креатив чаналар фестивалендә катнашты һәм Гран-при иясе булды. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Питрәч-информ» төркемендә хәбәр ителә.

Питрәч командасы «Белые ангелы войны» исеме астында чыгыш ясады, чөнки Бөек Ватан сугышы елларында совет медикларының батырлыгы темасын сайлаганнар, шәфкать туташы образын күрсәттеләр.

Команда составына яшьләр, мәдәният, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре керде, иҗат коллективына Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты Екатерина Андронова кушылды.

Катнашучылар Ватан өчен горурлык хисе, солдатларыбыз батырлыгы турында хәтерне саклауның мөһимлеген җиткерергә тырышты.

«Фестиваль алып баручысы безгә «Нинди куелыш, нинди мәгънә. Команда таудан шуып төшеп кенә калмады, ә зур мәгънә җиткерде. Менә ичмасам бу көч, дип кычкырды», – дип билгеләп үтте яшьләр үзәге директоры урынбасары Лилия Зарипова.

Идея илһамчысы булып Питрәч коррекция мәктәп-интернаты укытучысы Гөлнара Шәйдуллина тора. Чананы бу мәктәп хезмәткәрләре төзегән, моның өчен оештыручылар аларга зур рәхмәт белдерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100