Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының 400 еллыгына багышланган бәйгедә җиңүчеләр акчалата бүләк алачак
Чаллыда уздырылучы «Борынгы да, яшь тә син, гүзәл шәһәрем Яр Чаллы!» әдәби бәйгесе җиңүчеләренә акчалата бүләкләр тапшырылачак. Әлеге бәйгегә моңа кадәр беркайда да басылмаган өр-яңа 78 әсәр килгән. Бу хакта бүген шәһәр хакимиятендә узган матбугат конференциясендә Чаллы башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Карамиев хәбәр итте.
Бәйге Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле җитештерелә башлауга 50 ел тулуга багышлап уздырыла. Ул автокаланың мәдәни, тарихи һәм патриотик мирасына карата кызыксыну уяту, шулай ук аның үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Җитәкче сүзләренчә, иҗади бәйге Татарстанда гына түгел, ә Россиянең төрле шәһәрләре һәм төбәкләрендә яшәүче язучылар арасында да зур кызыксыну тудырган. Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикалары, шулай ук Краснодар крае, Ростов, Псков, Саратов өлкәләреннән иҗат сөючеләр үз әсәрләрен тәкъдим иткән.
Фото: © Чаллы шәһәре рәсми сайтыннан
Румил Карамиев әйтүенчә, бәйгегә килгән эшләр проза һәм поэзия номинацияләрендә бәяләнәчәк. Проза номинациясендә катнашучылар роман, повесть һәм хикәя жанрында язылган әсәрләр тәкъдим иткән. Поэзия номинациясе исә үз эченә поэма һәм шигырьләр циклын ала. Бәйгегә 78 әсәр кабул ителгән, шуларның 44е – рус, 34е – татар телендә. Проза номинациясендә жюрига иң-иңнәрне – 28, ә поэзия номинациясендә 50 эш арасыннан сайлап алырга туры киләчәк.
Тәкъдим ителгән әсәрләрнең моңа кадәр матбугатта да, интернетта да чыкмаган булуы төп шарт булган. «Әлеге бәйге безгә Чаллының юбилеена атап язылган, шәһәрнең тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган өр-яңа әсәрләр туплау мөмкинлеге бирде», - диде Румил Карамиев.
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин жюри составына шагыйрьләр, язучылар, дәрәҗәле премия лауреатлары һәм фән докторлары керүен әйтте. Жюри составын Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкли.
Фото: © Чаллы шәһәре рәсми сайтыннан
Факил Сафин бәйгенең төп үзенчәлеген – жюриның әсәр авторларын белмәвен дә билгеләп үтте. Ягъни барлык әсәрләр дә жюрига тәхәллүсләр яки саннар астында тапшырылган. Бу әсәрләрне бәяләү мөмкин кадәр объектив узсын өчен эшләнә.
Шушы көннәрдә жюри әсәрләрне укырга керешәчәк. Аларның эше 2026 елның 26 февраленә кадәр дәвам итә.
Рус һәм татар телләрендәге иң яхшы әсәр авторларына акчалата премияләр тапшырылачак. Шулай ук һәр номинациядә җиңгән әсәрләрне туплап, җыентык бастырып чыгару да планлаштырыла.
- Роман номинациясендә I урын өчен – 300 мең сум, II урын өчен – 200 мең сум, III урынга 100 мең сум күләмендәге премия тапшырыла.
- Повесть номинациясендә I урынга – 200 мең сум, II урынга – 100 мең сум, III урынга 50 мең сум акчалата приз билгеләнгән.
- Хикәя номинациясендә I урын алучылар – 100 мең сум, II урын алучылар – 50 мең сум һәм III урын алучылар 30 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнә.
- Поэма номинациясендә I урын өчен – 200 мең сум, II урын өчен – 100 мең сум, III урынга 50 мең сум бүләк каралган.
- Шигырьләр циклында I урынны алган авторга – 150 мең сум, II урын өчен – 100 мең сум, III урынны яулаган авторга 50 мең сум күләмендәге премия тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз