news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшь хоккейчылар легендар Данис Зарипов белән очрашты

Чаллыда яшь хоккейчылар легендар Данис Зарипов белән очрашты
Фото: https://shahrichalli.ru

Хоккей буенча өч тапкыр дөнья чемпионы, Гагарин Кубогының бердәнбер 5 тапкыр җиңүчесе Данис Зарипов Яңа ел алдыннан ишегалды хоккей командасы уенчылары өчен мастер-класс үткәрде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

«Чайка» хоккей кортында узган сезон җиңүчесе «Белые медведи» командасы Татарстан Дәүләт Советы депутаты, күренекле хоккейчы Данис Зарипов белән очрашты.

Данис Зиннурович малайларга мастер-класс күрсәтте. Күнекмәләр үткәрде. Дөньякүләм танылган хоккейчы белән очрашу яшь шәһәрдәшләрнең күңелендә гомер буе истә калырлык вакыйга булды.

Данис Зарипов «Белые медведи» командасының һәр уенчысына «ЗаряД» заводында җитештерелгән профессиональ кәшәкә бүләк итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot