news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының Яр буе паркындагы үзгәрешләр турында билгеле булды

Татарстанда парклар һәм җәмәгать урыннарын реконструкцияләү буенча тавыш бирү барды. Ул 31 майда төгәлләнде. Иң күп тавышны Чаллының Яр буе паркы җыйды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Искәртик, биредә төзекләндерү эшләренең беренче этабы үтте. Аның кысаларында, Спорт сарае тукталышыннан алып урманга кадәр җәяүле һәм велосипедчылар юллары ясалды. Заманча яктырткычлар урнаштырылды. Хәтта прокат пункты һәм кафе бинасы барлыкка килде. Урман эчендә дә шактый эшләр башкарылды.

Балалар өчен эко-мәйданчык ясадылар, ерак түгел зурлар өчен спорт тренажерлары урнаштырдылар. Урманның икенче яртысында этләр өчен мәйданчык та булдырылды.

«Монда спортсменнар да йөри, балалар, олылар да саф һава суларга төшә. Шуңа күрә паркны төзекләндерү бик мөһим. Быел Кама елгасы комлыгына кадәр эшләр башкарыла. Ф.Табеев исемендәге Яр буе белән тоташачакбыз», - ди шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

Яр буе паркыннан яхт-клуб пляжына кадәр юк салынач. Ул шулай ук җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен аерым була. Киңлеге - 4 метр. Пляжга кергәндә чишенү-киенү һәм душ кабиналары урнаштырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100