news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының яңа микрорайоннары газлы булды

Чаллының яңа микрорайоннары газлы булды
Фото: Чаллы хакимияте сайтыннан

Чаллының яңа микрорайоннарында яшәүчеләр газлы булды. Зәңгәр ягулыкка Әбсәләмов, Каштановая һәм Третья Колосковая урамнары буенча урнашкан 119 йортны тоташтырдылар. 25 йорт газ белән бүгеннән үк куллана башлады. Газ торбаларының гомуми озынлыгы 7,5 км. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Чаллы газ хезмәтендә эшләүчеләргә, «Газпром трансгаз Казан» бүлекчәсенә хәвәф-хәтәрсез эшләгәнегез өчен зур рәхмәт. Чаллы халкына уңайлы булсын өчен барысын да эшлисез!» – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot