Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллының үзәк китапханәсе пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтәчәк
Чаллының Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтәчәкләр. Бүгенге көндә 1нче төркемгә укучыларны туплау бара. Курсларга лаеклы ялда булган теләге булган һәркем языла ала. Дәресләрне китапханә хезмәткәре Гөлшат Әхмәтшина алып барачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
«Курсларыбыз ике айга исәпләнгән. Әлеге ара өчендә өлкәннәребезне компьютерда текст җыярга, интернетта электрон почта булдырырга, социаль челтәрләрне карарга, төрле түләүләрне өйдән генә башкару мөмкинлеге бирүче Дәүләт хезмәтләре порталы белән эш итәргә өйрәтәчәкбез», – дип сөйләде ул «Шәһри Чаллы» газетасына.
Дәресләр атнасына ике тапкыр берешәр сәгать дәвам итәчәк. Көннәрен өлкәннәр белән бергәләп, аларның теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып билгеләячәкләр. Шул рәвешле китапханә хезмәткәрләре ел дәвамында 4 төркемне укытып чыгарырга исәп тота. Курсларга язылырга теләүчеләр 71-40-88 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз