news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының сәнәгать зонасында чыккан янгынны сүндерделәр

Чаллыда, «Гараж 500» автобазарында чыккан янгынны тулысынча сүндерделәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Искәртеп узабыз, янгын турында хәбәр кичә 18.37 сәгатьтә килгән. Янгын «Заритал» сәнәгать зонасында, «Гараж-500» автобазары территориясендә чыккан. Аның мәйданы 6,8 мең квадрат метр тәшкил иткән.

Фото: © t.me/rimmachelny

Янгынны сүндерүгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Чаллы бүлегенең барлык хезмәтләре, шулай ук Автомобиль юллары предприятиесе һәм кайбер җирле предприятиеләр җәлеп ителгән.

Үз чиратында, автокала мэры Наил Мәһдиев моның кече бизнес өчен зур югалту булуын искәртте.

«Тикшерү нәтиҗәләре буенча без, шәһәр хакимияте, бу мәсьәләдә нәрсә эшли һәм ничек ярдәм итә алуыбызны караячакбыз», - диелә шәһәр башлыгы матбугат секретаре Telegram-каналында.

Чаллы прокуратурасы профиль белгечләр белән берлектә әлеге хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешенә бәя бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100